Наш опрос |
|
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » Архив материалов
|
11 сыйныф укучыларының ЕГЭ баллары билгеле булды. Әлбәттә, баллар куанырлык. Иң мөһиме: 36 баллдан киме юк. Без сезнең уңышларыгыз белән куанабыз. Сезнең һәрберегезгә бу баллар киләчәккә ачкыч булсын иде дигән теләктә калабыз. |
|
Менә бу яңалык, ичмасам... Моннан күп еллар элек колхозга себерке, кычыткан җыеп тапшыру бар иде. Бу күркәм эш соңгы елларда затлы чит ил витаминнары белән алышынды. Әмма бу файдалы даруларның нәтиҗәсе озакка бармады. Шушыны аңлап, быел колхозыбыз үзебезнең табигать биргән шифадан янә файдаланырга уйлады. Әлбәттә, мондый эшләрдән мәктәп читтә кала алмый. Беренчеләрдән булып, укучылар һәм сыйныф җитәкчеләре җәмгыятькә файдалы хез
...
Читать дальше »
|
06.06.2010 көнне Балтач районыннан Анапа якларына 20 бала юл тотты. шулар арасында Субаш авылыннан Федорова Гүзәл дә бар. Ул "Лидер" төркемендә ял итәчәк. Җитәкчеләре Семен Петрович балалар күңеленә беренче карашта ук ошады. Гүзәлгә без ак юллар телибез. Иҗат чишмәләре саекмасын, киресенчә, тагын да артсын гына. Күп дуслар тапсын, әмма мондагы дусларын да онытып бетермәсен. 21 көннән кабат очрашырбыз, анда туган хисләрен шигырьләре аша белербез дип ышанып калабыз.
|
9 нчы сыйныф укучылары, математика фәненнән ГИА тапшырып, үз билгеләрен акладылар. Ничә көн инде түземсезлек белән көткән хәбәр куанычлы булды. Моңа алар үзләренә төпле белем биргән математика укытучысы Хәйруллина Фәридә Гарәфетдин кызына чиксез рәхмәтле. Укучылар үзләре дә тырыш булдылар. Дәрестә биргән теманы өйдә кабатламасаң, нәтиҗәсе булмас иде. Укучылар, рус теленнән дә нәтиҗәләрегез куанырлык булсын, уңышлар сезгә.
|
Уррааааааааааааа! Субашлылар янә беренче. Субаш мәктәбенең кече һәм зурлар төркеме туристлары Ялтрадан беренче урын яулап кайттылар. Моның өчен туристларны 12 грамота белән бүләкләделәр. Җитәкчеләре Петрова Гөлназ Нурулловнаны да буш итмәделәр, аңа да грамота тапшырдылар. Моңарчы туристлар Субаш мәктәбендә туризмга нигез салучы Николаев И. И. белән, ә аннары Гайнетдинов И. Ф. канаты
...
Читать дальше »
|
Ниһаять, көтеп алган каникуллар да җитте. Ләкин мәктәп белән саубуллашу өчен бу сәбәп түгел. Ни өчен дисезме? Хәзер сәбәбен җиткерәм. 31 майдан Субаш мәктәбендә "Кояшкай" лагере эшли башлады. 40 укучы шушы лагерьга ял итәргә килде. Шуны гына көткәндәй, кояш үзенең нурларын сибә, серле елмая. Һәркөн иртән тәрбиячеләр дә елмаеп каршы алгач, балаларның шатлыгы тагын да арта. 3 тапкыр кайнар ризык белән тәэмин итүче, сыйлаучы пешекче апаларына (Зәкиев
...
Читать дальше »
|
|
Кадерле балалар! Сезне бәйрәм белән чын күнелебездән котлыйбыз. Таза - сау, кайгы -хәсрәт күрми, илгә, җәмгыятькә кирәкле шәхес булып тәрбияләнүегезне телибез. Тормышта әти-әни тигезлеге белән бик бәхетле булып яшәгез! Киләчәк сезнең кулда, без сезгә бик ышанабыз!
|
|
27.05.2010.көн иртәсен Субаш урта гомуми белем мәктәбе зур түземсезлек белән көтте. Бүген алар Норма мәктәбенең 8а сыйныф укучыларын үз мәктәпләрендә кабул иттеләр. Берсеннән-берсе матур 20 укучы сыйныф җитәкчеләре белән берлектә "Туган якны өйрәнү" музее белән таныштылар. Музей җитәкчесе Николаев И.И. тирән эчтәлекле сөйләме белән укучыларны мәгариф өлкәсенең үткәне, сугыш чоры, Тукайның җирлек белән бәйләнеше, бүгенге көн укучылары,
...
Читать дальше »
|
|
Бүген ягъни 27 нче май көнне Бердәм Дәүләт Имтиханнары старт алды.Субаш
урта мәктәбеннән
Нәбиева Гөлнара Фәргать
кызы
да бүген биология
фәненнән БДИ тапшыра. Мәктәп коллективы Гөлнарага һәм барлык укучыларга уңышлар тели.
|
|
Балтач районы Субаш урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары 26.05.2010 көнне беренче имтиханнарын тапшырды. Алар татар теленнән "Әбием куллары" дигән изложение язды. Имтиханда 11 укучы катнашты. Аларның билгеләре 27.05.2010 көнне билгеле булачак. Аларга уңышлар телибез. Укытучылар коллективы!
|
|
|
Календарь |
« Май 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
|